2016 елның 13 июлендә Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов Татарстан Республикасының 2016 елдагы нефть саммитын үткәрде. Чарада Татарстан Республикасы юстиция министры Л.Ю.Глухова да катнашты.
Бөгелмә муниципаль районының Карабаш бистәсендә уза торган Татарстан нефть саммиты югары нәтиҗәле технологияләрне кертү, тармактагы актуаль мәсьәләләр буенча фикер алышу һәм республикада нефть суырту эшен алга таба үстерүдә традицион рәвештә тәҗрибәләр алмашу мәйданы булып тора.