2016 елның 14 июлендә Татарстан Республикасы Юстиция Министрлыгында Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратларының Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратларының 6 дәүләт граждан хезмәткәрен аттестацияләү буенча аттестация комиссиясе утырышы узды.
Дәүләт гражданлык хезмәткәрләрен аттестацияләү дәүләт гражданлык хезмәткәренең вазыйфаи бурычларын башкаруга әзерлек дәрәҗәсен, профессиональ куәтен, булдыклылыгын бәяләүгә юнәлдерелгән. Гамәли нигездә аттестациянең төп максаты гражданлык хезмәткәренең үз вазыйфасына туры киләме юкмы икәнлеген ачыклауга юнәлдерелгән иде.
Аттестацияләү комиссиясе карары белән 4 кеше дәүләт гражданлык хезмәтенең үз вазыйфаларына туры килә дип, 1 кеше өстәмә профессиональ белемне уңышлы төстә алган очракта дәүләт гражданлык хезмәтенең үз вазыйфасына туры килә дип, 1 кеше дәүләт гражданлык хезмәтенең үз вазыйфасына туры килми дип табылды.
Комиссия утырышында бәйсез экспертлар буларак Татарстан Республикасы дәүләт гражданлык хезмәте ветераны В.П.Ганчурин, “Россия юристлары ассоциациясе” гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге советы әгъзасы М.Х.Вафин катнаштылар.