Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында ТР җәмәгать судьялары аппараты хезмәткәрләренә класс чиннары бирү өчен Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы аттестация комиссиясенең чираттагы утырышы узды.
“Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте турында” ТР Законының 22 ст. нигезендә квалификацион имтихан дәүләт хезмәте вазыйфаларын биләүгә дәүләт хезмәткәренә дәүләт хезмәте класс чины бирелү турындагы мәсьәләнең хәл ителү ихтыяҗына карап, әмма елга бер тапкырдан ешрак һәм өч ел эчендә бер тапкырдан кимрәк булмаган мәртәбәдә, дәүләт хезмәткәренең белемнәрен, сәләтен һәм осталыгын (профессиональ дәрәҗәсен) аттестация комиссиясе тарафыннан бәяләү максатында үткәрелә.
Аттестациягә Казан шәһәре, Яр Чаллы, Зеленодольск, Әлмәт, Түбән Кама һәм республиканың башка шәһәрләре һәм районнарының җәмәгать судьялары аппаратларыннан 29 дәүләт граждан хезмәткәре кертелде
Аттестация комиссиясе әгъзалары карары буенча: барлык имтихан тотучылар да биләгән вазыйфаларына туры килүне ачыклый торган имтиханнарын уңышлы тапшырдылар.
Аттестация комиссиясе утырышын Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Н.В.Рагозина алып барды.