Поэзия бәйрәмендә

2016 елның 15 июле, җомга

2016 елның 14 июлендә Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары  Р.И.Заһидуллин бөек рус шагыйре һәм дәүләт эшлеклесе Г.Р.Державин исемендәге премияләрне тапшыруга багышланган тантаналы чарада катнашты.

Чара Лаеш районында Россия империясенең беренче юстиция министры исемендәге мәйданда узды.

Г.Р.Державин исемендәге дәүләт премияләренә лаек булдылар: Г.Р.Державинның “Родник” китабын татар теленә тәрҗемә иткән өчен шагыйрь Ренат Харис,

Г.Р.Державинның “Родник” китабының татар теленә тәрҗемәсен автор-төзүче Әлфия Галимуллина һәм рус телендәге “Холодно-горячо: стихотворения” китабы өчен Алия Кәримова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International