2016 елның 17 июлендә Татарстан Республикасы юстиция министры Л.Ю.Глухова Киров өлкәсенең Вятка Аланы районындагы Сосновка авылында татар халкының Сабантуй бәйрәмен уздыру уңаеннан булган чараларда катнашты. Бәйрәмгә җыелган халыкка ул Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнехановның да сәламләү сүзләрен җиткерде.
Сәламләү чыгышында: “Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулган елда бу бәйрәм тагын да үзенчәлеклерәк. Шагыйрь Сабантуй турындагы хатирәләрен үз иҗатында мәңгеләштергән һәм, бар кешеләрне дә яхшылыкка, изгелеккә һәм үзара ярдәмчеллеккә өндәп, татар рухының байлыгын бар дөньяга ачып күрсәткән” дигән сүзләр бар иде.
Бәйрәм мәйданында “Вятка утары” һәм “Осталар аллеясы” буенча экскурсияләр дә оештырылды. Шулай ук бәйрәм намазы укылды, районнар делегацияләре - бәйрәмдә катнашучылар йөреше узды һәм Сабантуй билгесе булган флаг күтәрелде. Сабантуйда элек-электән килә торган уеннар: капчык белән сугышу, билбау көрәше һәм башкалар да булды.