Д.Медведев митинглар турындагы законны бозган өчен санкцияләрне катгыйлаштыра торган законны кире какты

2010 елның 9 ноябре, сишәмбе
2010 елның 22 октябрендә Дәүләт Думасы тарафыннан кабул ителгән һәм 2010 елның 27 октябрендә Федерация Советы хуплаган “Җыелышлар, митинглар, демонстрацияләр, йөрешләр һәм пикетлаулар турындаФедераль законга үзгәрешләр кертү хакында” Федераль законны Президент кире какты.
Федерация Советы Рәисенә һәм Дәүләт Думасы Рәисенә тиешле хат юлланылган.
Федераль закон гражданнарның җыелышлар, митинглар, демонстрацияләр, йөрешләр һәм пикетлаулар уздыру конституцион хокукларын ирекле рәвештә гамәлгә ашыруны кыенлаштыра торган нигезләмәләрне эченә алган.
Җәмәгать чараларын уздыру хокукы гражданнарның дәүләт эшләре белән идарә итүдә катнашу, сүз иреге хокуклары һәм башка конституцион хокуклар белән бәйле, әлеге хокукларны тыю конституция строе, әхлак, сәламәтлек, башка затларның законлы хокуклары һәм мәнфәгатьләре нигезләрен саклау, илнең оборонасын һәм дәүләтнең иминлеген тәэмин итү максатында гына мөмкин.
Д.Медведев митинглар турындагы законны бозган өчен санкцияләрне катгыйлаштыра торган төзәтмәләр белән килешмәгән. Федераль законны кире кагу Россия Федерациясе законнары тарафыннан транспорт инфраструктурасы объектларында җәмәгать чараларын оештыру һәм уздыруга кагылышлы барлык мәсьәләләр дә җайга салынган дигән сүз түгел. Федераль закон искәртмәләрне иәпкә алып җиренә җиткерелеп эшләнергә дә мөмкин.
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International