Г.Р.Державинга һәйкәл ачу тантанасында

2016 елның 20 июле, чәршәмбе

2016 елның 20 июлендә Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов, Мәскәү һәм бөтен Россия патриархы Кирилл катнашында республиканың Лаеш районының Каип авылында  Г.Р.Державинга һәйкәл ачу тантанасы булып узды. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы юстиция министры Л.Ю.Глухова да катнашты.

2016 елда Г.Р. Державинның вафатына 200 ел тулуны Россиянең барлык җәмәгатьчелеге билгеләп уза.

Россия православие чиркәве башлыгы Богоявления Господне чиркәвен һәм шагыйрьнең әти-әнисе күмелгән урыннарны карады, шагырьнең һәм аның әти-әнисе рухына  багышлап искә алу догасы укыды  һәм гыйбадәтханәгә икона бүләк итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International