Якын ут мәҗбүри булачак

2010 елның 10 ноябре, чәршәмбе
2010 елның 20 ноябреннән Россия автомобиль йөртүчеләре өчен тәүлекнең якты вакытында кабынган якын ут фаралары яисә көндезге йөрү утлары белән йөрү мәҗбүри булачак. Әлеге төзәтмәләр 20 ноябрьдән үз көченә керә торган Юл йөрү кагыйдәләрендә каралагн.
Хәзерге вакытта исә “якын” ут торак пунктларыннан тыш булган җирдә генә кирәк. “Әлеге норманы кертү, беренче чиратта, иминлек турында уйлап эш итү дигәнне аңлата, - дип билгеләде Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгы Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү Департаменты башлыгының урынбасары В.Кузин. – Югыйсә, фаралары кабынган машина юлда һәрбер юл хәрәкәте катнашучысы өчен дә бик әйбәт күренә, аеруча начар һава торышы вакытында”. Ул төзәтмәләрне дөньяви тәҗрибәне күзәткәннән соң кабул ителүләрен ассызыклады. “Күп кенә илләрдә автомобиль йөртүчеләр кабынган якын ут фаралары яисә көндезге йөрү утлары белән йөрергә мәҗбүр”, -диде Кузин.
 “Күп тикшеренүләр раславынча, якын ут фараларын кабызган килеш килүче машина җәяүлеләр һәм башка йөртүчеләр өчен әйбәтрәк күренә, - диде Департамент башлыгының урынбасары. – Ышанам, әлеге яңалык безнең юлларыбызның иминлеген арттырыр, унлаган юл һәлакәтен булдырмауга һәм юлдагы катлаулы хәлләрне булдырмауга зур адым ясарга ярдәм итәр”.
Шулай ук төзәтмәләр “көндезге йөрү утлары” терминын гамәлгә кертәләр, болай эшләү 1968 елдагы юл хәрәкәте Конвенциясе таләбе белән каралган. Көндезге йөрү утлары берничә чит ил машиналарының комплектацияләрендә үк бар, алар машина хәрәкәт итә башлау белән кабыналар.
 
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International