Судьялар мөнәсәбәтендә дисциплинар җәза куллану өчен нигезләр исемлеге әзерләнгән

2010 елның 10 ноябре, чәршәмбе
РФ Җәмәгать палатасы һәм адвокатлар Федераль палатасы “Россия Федерациясендә судьялар статусы турында” Федераль законга төзәтмәләр әзерләде.
Эшне карау вакытында хокук бозулар җибәргән өчен судьялар мөнәсәбәтендә дисциплинар җәза куллану өчен нигезләр исемлеге әзерләнгән. Монда матди һәм процессуаль хокук нормаларын бозу очраклары, хезмәт вазыйфаларын үтәмәү һәм үз-үзләрен тиешенчә тотмау очраклары кертелгән.
Хокук бозуларны җибәргән судьяны судьялар квалификацияле коллегиясе карары буенча җәза бирү, эшне караудан вакытлыча алу яисә квалификация классын төшерү, шулай ук судья вәкаләтләреннән вакытыннан алда азат итү яный. Соңгы чара гадәттән тыш буларак кулланылачак.
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International