Җирле үзидарә органнары хезмәткәрләре өчен семинар

2016 елның 22 июле, җомга

2016 елның 21 июлендә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов җитәкчелегендә җирле үзидарә органнары хезмәткәрләре өчен “Норматив хокукый актларның көйләүче тәэсиренә бәя бирү” темасына видеоконференция режимында белем  бирү семинары узды.

Семинарда Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының көйләүче тәэсиргә бәя бирү һәм икътисад өчен кадрлар әзерләү секторы мөдире  Н.Г.Мадиев, “Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Татарстан Республикасы Икътисадый һәм социаль тикшеренүләр үзәге” ДБУ идарә технологияләре һәм белем бирү программалары бүлеге башлыгы С.А.Коршунов, Татарстан Республикасы юстиция министрлыгының җирле үзидарә органнарына хокукый консультация-методик ярдәм күрсәтү бүлеге башлыгы М.А.Пашкова катнаштылар.

Семинар барышында норматив база, шулай ук норматив хокукый актларның көйләүче тәэсиренә бәя бирүдә гамәли һәм четерекле мәсьәләләр каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International