Юстиция министры М.М.Корманов «Кама Тамагы муниципаль районы» муниципаль берәмлегендә Совет утырышында

2010 елның 12 ноябре, җомга
Бүген Кама Тамагы муниципаль районында Татарстан Республикасы “Кама Тамагы муниципаль районы” муниципаль берәмлегендә Совет утырышы узды, анда муниципаль берәмлегенең Башкарма комитеты җитәкчесе сайланды.
Иң элек Татарстан Республикасы “Кама Тамагы муниципаль районы” муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасын биләүгә дәгъвалаучыларны карау өчен конкурс комиссиясе утырышы узды.
Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов тәкъдиме буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 23.09.2010 елдагы карары нигезендә Кама Тамагы муниципаль районында конкурс комиссиясе составына Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Корманов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Т.А.Миңнуллин кертелде. Шулай ук комиссия составына Кама Тамагы муниципаль районының авыл һәм шәһәр җирлек депутатлары да кертелгән. Конкурс комиссиясе әгъзалары комиссия рәисе итеп юстиция министрын сайладылар.
Башкарма комитет җитәкчесе вазыйфасына ике кандидатура тәкъдим ителде, аларны муниципаль берәмлекнең Совет утырышында конкурс комиссиясе рәисе М.М.Корманов тәкъдим итте. Тавыш бирү нәтиҗәсендә “Кама Тамагы муниципаль районы” муниципаль берәмлеге Совет депутатлары Татарстан Республикасы “Кама Тамагы муниципаль районы” муниципаль берәмлегенең Башкарма комитеты җитәкчесе итеп А.В.Осянинны сайладылар.
 
ТР юстиция Министрлыгы Матбугат Үзәге
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International