Азнакай муниципаль районына чыгу

2016 елның 26 июле, сишәмбе

2016 елның 26 июлендә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Н.В.Рагозина җирле үзидарә органнарына хокукый консультация бирү-ярдәм күрсәтү бүлеге хезмәткәре А.Н.Ханеня белән берлектә җирле үзидарә органнарына хокукый ярдәм күрсәтү һәм гражданнарны кабул итү өчен Азнакай муниципаль районына чыкты.

Гражданнарны кабул итү барышында министр урынбасары тарафыннан гражданнарны авария хәлендәге торактан күчерүгә, җиргә кагылышлы законнар үтәлешенә, юл йөрүдә социаль ташламалар бетерелүгә кагылышлы һәм башкалар турындагы мөрәҗәгатьләр каралды.

Гражданнарны кабул итү тәмамлангач районның җирле үзидарәсенең җаваплы хезмәткәрләре катнашында эш киңәшмәсе уздырды.

Киңәшмәдә муниципаль хезмәтне үстерүнең муниципаль программаларын гамәлгә ашыру, административ комиссия һәм балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия эше, муниципаль норматив хокукый актларны эшләү, кабул итү һәм бастырып чыгару, әлеге актлар һәм аларның проектларына коррупциягә каршы экспертиза үткәрү, муниципаль регистрны алып бару, шулай ук гражданнарны авария хәлендәге торак фондыннан күчерү буенча республика адреслы программасын гамәлгә ашыру мәсьәләләре турында фикер алышынды.

Министрлык хезмәткәрләре милекчеләрдән авария хәлендәге торакны алуга китерә торган закон тарафыннан каралган эшләрнең үтәлешен тикшерделәр; авария хәлендәге биналарны мәҗбүри алу турындагы гаризалар проектлары һәм аларга булган материалларны анализладылар.

Ахырдан А.Н.Ханеня гражданнарны авария хәлендәге торактан күчергән чакта муниципаль хезмәткәрләрдә туа торган четерекле сорауларга да җаваплар бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International