ТР Дәүләт Советындагы эш киңәшмәсендә

2016 елның 27 июле, чәршәмбе

2016 елның 25 июлендә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов Татарстан Республикасы Дәүләт Советында узган, 2016 елның 3 июлендә кабул ителгән №273-ФЗ номерлы Федераль законның үтәлеше турындагы мәсьәлә каралган киңәшмәдә катнашты.

“Россия Федерациясендә сәүдә эшчәнлеген дәүләт көйләвенең нигезләре турында” Федераль законга үзгәрешләр кертү турында һәм Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексы” Федераль закон үтәлеше мәсьәләсе буенча эш киңәшмәсе Татарстан Республикасы Дәүләт Советының  Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе  Т.Г.Һадиев җитәкчелегендә узды.

Киңәшмәдә шулай ук Федераль Антимонополия хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары П.А.Козел, республиканың профильле министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре, Татарстан Республикасы прокуратурасы, “Бердәм Россия” партиясенең төбәк бүлеге, Татарстанның иҗтимагый оешмалары һәм сәүдә челтәрләре вәкилләре дә катнашты.

Федераль закон агымдагы елның 3 июлендә кабул ителгән, әмма тулы көченә бары тик 2017 елның 17 гыйнварыннан гына эшли башлаячак.

Закон азык-төлек продукциясе белән тәэмин итү белән шөгыльләнә торган сәүдә челтәрләре өчен яңа эш шартлары тәкъдим итә. Аерым алганда, азык-төлек белән шушы тәэмин итүчедән азык-төлекнең билгеле бер күләмен (10% тан алып 5% ка кадәр) алган өчен сәүдә челтәрләре алырга мөмкин булган бүләкләүнең максималь күләме кими.  Бу суммага әле товарны алга этәрү, әзерләү, эшкәртү һәм төрү буенча хезмәт күрсәтүләр өчен киткән чыгымнар суммасы да керә.

Закон комиссия килешүләренә, йөкләмәләргә, агентлаштыруга, эшләп торучы яки ачыла торган сәүдә объектларын азык-төлек белән тәэмин итү хокукы өчен түләү алуга (“керү билеты”), азык-төлек продукциясенең ассортименты үзгәрүгә тыю кертә.

Моннан тыш, сәүдә челтәрләре хәзер үзләренең Интернет-сайтларында азык-төлек продукциясе белән тәэмин итүчеләр белән килешү төзү өчен контрагент сайлау шартлары турындагы һәм мондый килешүләрнең гамәлдәге шартлары турындагы мәгълүматны да урнаштырырга тиешләр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International