Татарстан Республикасында муниципаль берәмлекләрнең үрнәк (модель) уставларын әзерләү буенча эшче төркем утырышы

2010 елның 13 ноябре, шимбә
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында юстиция министры М.М.Корманов рәилегендә Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең үрнәк (модель) уставларын әзерләү буенча эшче төркем утырышы узды, анда эшче төркем әгъзалары муниципаль районның, шәһәр һәм авыл җирлекләренең үрнәк (модель) уставларының 26.10.2010 елда эшче төркем әгъзалары тарафыннан яңгыратылган искәрмәләрне, тәкъдимнәрне исәпкә алган ахыргы редакциясен раслау мәсьәләсе турында фикер алыштылар.
Фикер алышуда Татарстан Республикасы Президенты Аппараты, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты, Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе, Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы, шулай ук Югары Ослан һәм Зәй муниципаль районнары җирле үзидарә органнары вәкилләре катнаштылар.
Утырыш барышында эшче төркем әгъзалары тарафыннан муниципаль берәмлекләрнең үрнәк (модель) уставлары мөнәсәбәтендә яңгыратылган тәкъдимнәре каралды.
Аерым алганда, муниципаль милек исемлегенә һәм муниципаль учреждениеләргә, сайлау комиссияләрен формалау тәртибенә кагылышлы мәсьәләләр каралды, муниципаль сайлауларга кагылган аерым позицияләр ачыкланды.
Утырыш нәтиҗәсендә муниципаль районның, шәһәр һәм авыл җирлекләренең үрнәк (модель) уставлары проектларына үзгәрешләр кертү һәм алга таба аларны ахыргы редакциясендә раслау турында карар кылынды.
Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре үрнәк (модель) уставларын әзерләү буенча эшче төркемнең чираттагы утырышы 2010 елның 17 ноябрендә узачак.
 
ТР юстиция Министрлыгы Матбугат Үзәге
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International