Дәүләт Думасы “антимобиль” төзәтмәләр кабул итәргә әзерләнә

2010 елның 13 ноябре, шимбә
Дәүләт Думасы тараффннан көзге сессиядә икенче укылышта БДИ үткәрүне катгыйлаштыра торган төзәтмәләр кертеләчәк, аларга кесә телефонннарын файдалануга гына түгел, имтиханга алып керүгә кагылышлы тыюлар кертелә.
Әлеге тыю имтихан тапшыручыларга гына түгел, оештыручыларга да кагыла.
Шундый ук катгый кагыйдәләр буенча ук мәктәп балалары өчен оештырылган олимпиадаларның турлары һәм югары уку йортлары һәм техникумнарга керү өстәмә имтиханнары да үткәреләчәк. Шулай ук электрон-исәпләү җиһазлары һәм элемтә чараларын алып керү тыелачак.
Икенче төзәтмә исә, БДИ үткәрүгә чакырылган затларның Россия Федерациясе законнары белән билгеләнгән контроль исәпләү материалларын таратмау өчен җаваплылыгын билгели.
Закон бу очракта катгый:
Дәүләт аттестациясе һәм олимпиадалар нәтиҗәләрен алдан уйлап үзгәрткән өчен физик затларга 3-5 мең сум күләмендә штраф, вазыйфаи затларга – 20-40 мең сум, юридик затларга – 20-200 мең сум штраф салыначак.
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International