Вакантлы вазыйфаны биләү буенча конкурс йомгаклары

2016 елның 28 июле, пәнҗешәмбе

2016 елның 27 июлендә Татарстан Республикасы юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы дәүләт гражданлык хезмәтенең Татарстан Республикасы юстиция министрлыгы аппаратында вакантлы вазыйфаларны биләү буенча конкурс үткәрелде.

Конкурста 3 кеше катнашты.

Конкурс комиссиясе карары нигезендә конкурс җиңүчесе дип хокукый экспертиза һәм норма чыгару эшчәнлеге бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе вазыйфасына Ветошкина Камилла Радиковна лаек дип табылды.

Конкурс комиссиясе карары нигезендә һәм үз ризалыклары белән 2 претендент вазыйфаларның  “белгечләр” категориясендәге әйдәп баручы төркеменә  кадрлар резервына кертелделәр:

Лохотской Александр Валерьевич;

Васильева Наталья Валерьевна.

Комиссия утырышында бәйсез экспертлар буларак Татарстан Республикасы дәүләт гражданлык хезмәте ветераны В.П.Ганчурин һәм “Россия юристлары ассоциациясе” Гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге советы әгъзасы М.Х.Вафин катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International