2016 елның 27 июлендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары В.Г.Шәйхразиев рәислегендә “Күпбалалы гаиләләрнең куркынычсыз яшәү шартларын тәэмин итү мәсьәләләре турында” киңәшмә беркетмәләренең үтәлеше мәсьәләсе буенча киңәшмә узды.
Киңәшмәдә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов катнашты һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләнәчәге өметсез бурычларны кичерү мәсьәләләре һәм гражданнарга, шул исәптән балигъ булмаган балалары булган һәм торак һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләү буенча бурычларын үтәми торган гражданнарга коммуналь хезмәтләр күрсәтүне (электр, кайнар һәм салкын су, җылылык һәм газ белән тәэмин итү буенча) чикләү алымнары буенча доклад белән чыгыш ясады.