Гражданнарны авария хәлендәге торак фондыннан күчерү мәсьәләләре буенча киңәшмә

2016 елның 28 июле, пәнҗешәмбе

2016 елның 27 июлендә Татарстан Республикасы юстиция министры  М.М.Ибәтов Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары А.М.Фролов рәислегендә узган, гражданнарны авария хәлендәге торак фондтан күчерү буенча республика адреслы программасын гамәлгә ашыру мәсьәләләренә баышланган  киңәшмәдә катнашты.

Киңәшмәдә әлеге программаны Казанда һәм республиканың башка муниципаль берәмлекләрендә гамәлгә ашырудагы кыенлыклар, шулай ук аларны хәл итүнең мөмкин булган юллары турында фикерләштеләр.

Киңәшмә барышында М.М.Ибәтов киңәшмәдә катнашучыларга авария хәлендәге торак биналарны суд тәртибендә мәҗбүри тартып алу һәм болай эшләгәндә килеп туачак кыен мәсьәләләр турында мәгълүмат бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International