2016 елның 28 июлендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында ведомствоара эш төркеменең Татарстан Республикасының норматив хокукый актларын сканерлаштыруны оештыру һәм башкаруга багышланган утырышы узды. Анда Татарстан Республикасы юстиция министры Л.Ю.Глухова һәм Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе И.Х.Әюпова катнаштылар.
Киңәшмәдә тарихи һәм фәнни әһәмиятлелекләре ягыннан чыгып, сканерлана торган документларның күләмнәрен билгеләү максатыннан эш төркеме булдыру кирәклеге һәм юл картасын эшләү һәм раслау мәсьәләсе дә күтәрелде.
Татарстан Республикасының цифрлаштырылган хокукый актларын архивлаштыру өчен кулланылырга тиешле тамырдан яңа булган эзләү системасы тәкъдим ителде. Россиядә аналогы булмаган система документларны эзләүне җайлаштыруга юнәлдереләчәк.
Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Милли архивы директоры В.П.Козлов; Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәк белеме институты директоры, тарих фәннәре докторы И.А.Гыйләҗев; Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтының яңа тарих бүлеге мөдире, тарих фәннәре докторы И.К.Заһидуллин; Татарстан Республикасында “Электрон архив” корпорациясе” АО төбәк вәкиле Д.Н.Салихов; Татарстан Республикасының Тарих-сәяси документация үзәк дәүләт архивы директоры В.Г.Хәмидуллина; Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы һәм Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты белгечләре катнаштылар.