Дәүләт программасы чараларының үтәлешен тикшерү

2016 елның 29 июле, җомга

2016 елның 28 июлендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының мәгълүмат-аналитика эше, координацияләү һәм планлаштыру бүлеге  хезмәткәрләре тарафыннан Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында “Татарстан Республикасында 2015-2020 елларга коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру” дәүләт программасы чараларының үтәлешенә планлы тикшерү уздырылды.

Тикшерү барышында Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы каршындагы коррупциягә каршы тору буенча эшләрне координацияләү комиссиясе эшчәнлеге, дәүләт хезмәткәрләренең хезмәттә үз-үзен тотуга һәм мәнфәгатьләр конфликтын тәртипкә салу буенча комиссиянең эшчәнлеге мәсьәләләре, шулай ук программаның башка чараларының үтәлеше каралды.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2013 елның 4 апрелендәге “Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте башкарма органнарының рәсми сайтлары бүлекләрен “Интернет” мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә урнаштыру һәм коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча тутыруга Бердәй таләпләрне раслау турындагы” 225 номерлы карары нигезендә бу карарның үтәлешен тикшерүдә тоту бурычы Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгына йөкләнгән. Моңа бәйле рәвештә, тикшерү барышында Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының рәсми сайтының “Коррупциягә каршы тору” бүлегенең тиешле таләпләргә туры килүенә аерым игътибар бирелде.

Тикшерүнең беренче нәтиҗәләре һәм коррупциягә каршы тору өлкәсендә эшчәнлекне камилләштерү буенча тәкъдимнәр турында Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының коррупциягә каршы эшчәнлек өчен җаваплы хезмәткәрләре катнашындагы киңәшмәдә фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International