Татарстан Республикасында муниципаль берәмлекләре үрнәк (модель) уставларын әзерләү турында

2010 елның 18 ноябре, пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында юстиция министры М.М.Команов рәислегендә Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең үрнәк (модель) уставларын әзерләү буенча эшче төркем утырышы узды.
Утырышта Татарстан Республикасы Президенты Аппараты, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты, Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе, Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы, шулай ук Зәй муниципаль районы бирле үзидарә органнары вәкилләре катнашты.
Көн үзәгендә ике мәсьәлә куелды, аерым алганда, муниципаль район, шәһәр һәм авыл җирлекләре үрнәк (модель) уставларының ахыргы редакциясен раслау турында; Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы тарафыннан төзелгән эшче төркем башкарып чыккан муниципаль район, шәһәр һәм авыл җирлекләре үрнәк (модель) уставларын Татарстан Республикасы җирле үзидарә органнарына җиткерү өчен Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советына тапшыру.
Фикер алышу барышында муниципаль бкрәмлекләрнең үрнәк (модель) уставлары мөнәсәбәтендә эшче төркем әгъзалары яңгыраткан ачыклау характерындагы тәкъдимнәр каралды.
Утырыш нәтиҗәләре буенча түбәндәге каралар кабул ителде:
1.Тәкъдим ителгән муниципаль район, шәһәр һәм авыл җирлекләре үрнәк (модель) уставларын расларга һәм техник-редакцион төзәтмәләр кертү өчен Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының корректорларына тапшырырга.
2. Муниципаль район, шәһәр һәм авыл җирлекләре үрнәк (модель) уставларын Татарстан Республикасы җирле үзидарә органнарына җиткерү, аларның алдагы эшләрендә файдалану өчен, аерым алганда, эшләнгән үрнәк уставына үзләренең уставларын туры китерү өчен Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советына җиткерү.
 
ТР юстиция Министрлыгы Матбугат Үзәге
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International