Вакантлы вазыйфаларны биләү буенча конкурслар йомгаклары

2016 елның 4 августы, пәнҗешәмбе

2016 елның 4 августында Татарстан Республикасы юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы дәүләт гражданлык хезмәтенең Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратларында вакантлы вазыйфаларны биләү буенча конкурс үткәрелде.

Конкурста 10 кеше катнашты.

Комиссия карары белән конкурс җиңүчеләре дип танылдылар:

Баһавиева Лилия Фидаил кызы Казан шәһәре Совет суд районы буенча 9 нчы суд участогы җәмәгать судьясы аппараты консультанты вазыйфасына;

Рузавина Юлия Валерьевна Казан шәһәре Совет суд районы буенча 7 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппаратының суд утырышы секретаре вазыйфасына;

Золотова Анастасия Евгеньевна 2 разрядлы өлкән белгеч - Казан шәһәре Яңа Савин суд районы буенча 9 нчы суд участогы җәмәгать судьясы аппараты канцелярия мөдире вазыйфасына;

Кадыйров Тимур Марс улы 2 разрядлы өлкән белгеч - Казан шәһәре Киров суд районы буенча 2 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппараты канцелярия мөдире вазыйфасына;

Чуешова Тәскирә Сергеевна 2 разрядлы өлкән белгеч - Казан шәһәре Совет суд районы буенча 9 нчы суд участогы җәмәгать судьясы аппараты канцелярия мөдире вазыйфасына.

Комиссия утырышында Татарстан Республикасы Югары Суды рәисе урынбасары Р.Ф.Гафаров катнашты.

Комиссия утырышында бәйсез экспертлар буларак Татарстан Республикасы дәүләт гражданлык хезмәте ветераны В.П.Ганчурин һәм “Россия юристлары ассоциациясе” Гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге советы әгъзасы М.Х.Вафин катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International