ТР Юстиция министрлыгы Хокукый мәгълүматлаштыру һәм компьютер системалары бүлеге әйдәүче белгече Д.И.Сабирова җәмәгать судьялары суд участоклары сайтларын тулыландыру буенча уку алып барды. Ул сайтны тиешле мәгълүмат белән ни рәвешле тулыландырырга кирәклеген сөйләде һәм күрсәтте.
Билгеле булганча, суд участоклары сайтларында суд актлары урнаштырыла. Аларны урнаштыруга караган зарури суд актындагы кайбер мәгълүматны алу өчен кирәк булган таләпләр бар. Әлеге эшне җиңеләйтү өчен суд эшен автоматизацияләү каралырга тиеш, АМИРС программасын кертү ихтыяҗы бар. Бу турыда ТР Юстиция министрлыгы Хокукый мәгълүматлаштыру һәм компьютер системалары бүлеге башлыгы А.Г.Сафин сөйләде.
Нәтиҗәдә ТР Президенты Аппаратының Татарстан Республикасы коррупциягә каршы сәясәтен гамәлгә ашыру бүлегенең баш киңәшчесе А.Р.Батаршин чыгыш ясады. Ул утырышта катнашучыларга Татарстан Республикасы Президентының “Россия Федерациясендә судлар эшчәнлеге турындагы мәгълүматка үтемлелекне тәэмин итү турында” Федераль закон таләпләрен үтәүне оештыру һәм контрольдә тоту турындагы боерыгын җиткерде. Мониторинг күрсәткечләренә караганда җәмәгать судьялары сайтларының тулылануы 40% гына тәшкил итә дип билгеләргә була.
Федераль закон таләпләрен үтәмәү өчен сайтларның тулылануы өчен җаваплы хезмәткәрләргә җәза биреләчәк, шулай ук бу юнәлештә эштәге кимчелекләр җибәргән җәмәгать судьялары турындагы мәгълүмат Татарстан Республикасы судьялары квалификацияле коллегиясенә юнәлдереләчәк.