Яңа юл хәрәкәте Кагыйдәләре үз көчләренә керәләр

2010 елның 20 ноябре, шимбә
“Россия Федерациясе Хакимияте – Министрлар Советының 23.10.1993 елдагы 1090 номерлы карарына үзгәрешләр, югыйсә юл хәрәкәте Кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү турында” 10.05.2010 елдагы 316 номерлы РФ Хакимияте карары үз көченә керә.
Хәзер исә боҗра хәрәкәтле юл кисешендә юл приоритеты боҗрадагы машина йөртүчеләрнеке булачак, боҗрага кереп кенә баручылар түгел. Шулай ук җайга салынмаган җәйәүлеләр юл кичүенә җиткән вакытта машина йөртүче тизлекне төшерегә яисә юл аркылы чыгу өчен юл йөрү өлешенә аяк баскан җәяүлеләрне үткәреп җибәрергә тиеш.
Зәңгәр (кызыл) төстәге ялтыравыклы ут һәм махсус сигнал тавышын кабызган транспорт чаралары якынлашкан вакытта җәяүлеләр юл йөрү өлешен кичүдән тыелырга, ә юл йөрү өлешендә калган җәяүлеләр аннан тиз арада китәргә тиеш. Машина йөртүчеләр һәрвакыт кабынган якын ут фаралары яисә көндезге йөрү утлары белән йөрергә тиеш.
Руль артына утырган машина йөртүчеләр һичшиксез иминлек каешларын эләктерергә тиеш. Элек иминлек каешларын эләктермәү хокукына ике категориядәге машина йртүчеләр ия иде: торак пунктларында дәрес вакытында машина йөртергә өйрәтүче инструкторлар һәм махсус цветографик буяу белән буялган оператив хезмәт автомобильләренең пассажирлары.
Трамвай каршы юл хәрәкәтенә чыккан өчен машина йөртү таныклыгын ярты елга алып калалар. Бер яклы хәрәкәт итү урамы буйлап каршы хәрәкәт иткән очракта 5 мең сум штраф түләтәчәкләр. 21 ноябрьдән тагын бер җитдиләштерелгән кагыйдә үз көченә керәчәк – знаклар яисә билгеләмәләрне сакламаган өчен штраф күләме 100 дән 300 гә кадәр үстерелә.
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International