2016 елның 8 августында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының территориаль оештырылыш һәм җирле үзидарә өлкәсендә күзәтчелекне гамәлгә ашыру бүлеге хезмәткәрләре җирле үзидарә органнарының үзләренә бирелгән аерым дәүләт вәкаләтләрен үтәүләрен тикшерү максатыннан Биектау муниципаль районына чыктылар.
Эш барышында районның административ комиссиясе һәм административ хокук бозулар буенча беркетмәләр төзүгә вәкаләтле затларның эшчәнлекләре: эшне алып бару, административ материалларны рәсмиләштерү, профилактик эш һәм административ штрафларны түләттерү буенча суд приставлары хезмәте белән үзара хезмәттәшлек өйрәнелде.
Эшчәнлек барышында килеп чыга торган кыен мәсьәләләр буенча җаваплы затлар белән фикер алышынды, эшчәнлекнең нәтиҗәлелеген арттыру максатыннан күрсәтмәләр бирелде.