2016 елның 11 августында Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре советы президиумы утырышында канашты. Утырышның көн тәртибенә гражданнарга үзара салым салу буенча җирле референдум уздыру мәсьәләсе, шулай ук район һәм шәһәр газеталарын чыгару мәсьәләләре чыгарылган иде.
Утырыш барышында М.М.Ибәтов гражданнарга үзара салым салу буенча җирле референдум уздыруның төрле аспектлары, шул исәптән аны уздыру көнен билгеләү мәсьәләсе буенча тәкъдимнәр белән чыгыш ясады.