2016 елның 11 августында Татарстан Республикасы юстиция министры Л.Ю.Глухова республикада ел саен уздырыла торган “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” акциясе кысаларында Тәтешнең татар урта гомуми белем бирү мәктәбендә уздырылган чарада катнашты.
Акция яңа уку елы башында Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов ярдәмендә хәйрия эшчәнлеге мәсьәләләре буенча республика советы инициативасы белән уздырыла.
“Паровозик из Ромашково” исеме астындагы тантаналы чара тормышта кыен хәлдә калган гаиләләрдә тәрбияләнә торган беренче сыйныфка баручы балалар өчен оештырылды.
Министр Л.Ю.Глухова һәм район башлыгы Р.Х.Сафиуллов беренче сыйныфка барырга җыенучыларны һәм аларның әти-әниләрен алда торган матур бәйрәм – 1 нче сентябрь белән котладылар, “бишле” билгеләренә генә укуларын теләп, аларга уку әсбаплары тутырылган 50 мәктәп сумкасы тапшырдылар.
Чара программасында актерлар чыгышлары, викториналар һәм конкурслар булды. Бәйрәм ахырында балаларга тәм-томнар да өләштеләр.