Татарстан Республикасы судьялары Советы утырышында

2010 елның 25 ноябре, пәнҗешәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Югары судында Татарстан Республикасы судьялары Советы утырышы узды. Утырышта Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Н.В.Рагозина катнашты.
ТР судьялары Советы әгъзалары каравына ТР җәмәгать судьялары аппараты өчен бүлеп билергән консультантларның 69 штат берәмлеген билгеләү буенча проект тәкъдим ителде. Министр урынбасары тәкъдим иткән проект Татарстан Республикасы судьялары Советы тарафыннан бертавыштан хупланды. Озакламый ТР Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары суд участоклары консультантлары вакантлы вазыйфаларын биләүгә конкурслар игълан ителәчәк.
Шулай ук, министр урынбасары Н.В.Рагозина ТР җәмәгать судьялары участокларында ТР судьялары Советына “Россия Федерациясендә судлар эшчәнлеге турында мәгълүматка үтемлелекне тәэмин итү турында” 22.12.2008 елдагы 262-ФЗ номерлы Федераль закон таләпләренең үтәлеше хакында мәгълүмат бирде. Үзенең чыгышында Надежда Владимировна 2010 елның 19 ноябрендә ТР җәмәгать судьялары аппараты җәмәгать судьялары сайтларында җәмәгать судьялары эшчәнлеге турында мәгълүмат урнаштыру өчен җаваплы администраторлары һәм хезмәткәрләре белән киңәшмә узды белән утырыш узды. Утырыш видеоконференция рәвешендә шәһәрнең барлык районнары һәм шәһәрләре катнашында барды. Утырышта җәмәгать судьялары сайтларын тулыландыру нәтиҗәләре китерелде һәм аларны тулыландыру буенча уку уздырылды.
 
ТР юстиция Министрлыгы Матбугат Үзәге
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International