Граждан хезмәте чиновниклары өчен иң чик яшь 65 ел тәшкил итә

2010 елның 26 ноябре, җомга
Федерация Советы РФ дәүләт граждан хезмәтенә кагылышлы гамәлдәге законга тиешле төзәтмәләр кертте.
Закон тарафыннан билгеләнгәнчә, 60 яшен – иң чик яшен тутырган граждан хезмәткәренең хезмәт срогы аның ризалыгы буенча эшкә алучы вәкиле карары нигезендә озайтыла, әмма яшьләре 65 елдан узып китәргә тиеш түгел. Дәүләт вазыйфасын биләүче затка ярдәм итәр өчен гамәлгә куелган “ярдәмче”, “киңәшче” категорияләрендәге вазыйфаларны биләүче граждан хезмәткәре өчен - вәкаләтләре беткәнгә кадәр.
Граждан хезмәтендә иң чик яшен тутыру белән граждан хезмәткәре эшкә алучы вәкиле карары нигезендә һәм үз ризалыгы буенча ул дәүләт органында сроклы эш шартнамәсе нигезендә, граждан хезмәте булмаган вазыйфаларда эшләвен дәвам итә ала.
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International