ФС инвалидларны армиядә хезмәт итүдән азат итүне гадиләштерә торган законны хуплады

2010 елның 27 ноябре, шимбә
Федерация Советы инвалидларны армиядә хезмәт итүдән азат итү процедурасын гадиләштерә торган законны хуплады. “Хәрби бурыч һәм хәрби хезмәт турында” законга тиешле төзәтмәләр кертелде.
Закон тарафыннан балачактан инвалидлар, беренче төркем инвалидлары, шулай ук яңадан таныкландырудан азат булган бүтән төркем инвалидлыкка ия булган затлар өчен исәпкә куйган вакытта, хәрби хезмәткә алу яисә хәрби җыеннар вакытында читтән торып хәрби хезмәткә ярамау турындагы медицина таныкландыру хокукы билгеләнә. Хәзер әлеге категориядәге гражданнар яисә аларның законлы вәкилләре ризалыгы белән военкоматка килмичә генә документларда булган мәгълүматлар нигезендә медицина таныкландыруы үткәрү мөмкин. Аларның исемлеге хәрби-табиби экспертиза турындагы нигеләмә нигезендә билгеләнә. Сенаторлар фикеренчә, яңа нормалар инвалидларны “мәгънәсез бюрократизация”дән азат итәчәк.
 
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International