Беренче сыйныфка баручылар өчен бәйрәм чарасы

2016 елның 17 августы, чәршәмбе

2016 елның 15 һәм 16 август көннәрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында, “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” акциясе кысаларында “Белем көне”нә багышланган бәйрәм чарасы үтте. Бәйрәм министрлык аппараты хезмәткәрләренең һәм Казан шәһәре җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләренең быел беренче сыйныфка укыргабаручы балалары өчен оештырылды.

Министр Л.Ю.Глухова беренче урынбасары Р.И.Заһидуллин һәм урынбасары Н.В.Рагозина белән берлектә беренче сыйныфка укырга баручы балаларны якынлашып килүче уку елы белән котлады, аларга сәламәтлек һәм укуларында уңышлар теләде.

Балаларга мәктәп кирәк-яраклары тутырылган сумкалар бүләк иттеләр.

Кечкенә кунакларны тәм-томнар белән сыйладылар, мәктәп темасына караган тематик табышмаклар чиштерделәр, балалар исә үз чиратларында мәктәпкә әзерлек өлкәсендәге уңышлары турында сөйләделәр.

Балаларга министрлык бинасы буенча сәяхәт тә оештырдылар. Очрашу истәлеге итеп балалар министрлык җитәкчелеге белән фотогада төштеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International