ТР Юстиция министрлыгы коллегиясе утырышы

2016 елның 17 августы, чәршәмбе

2016 елның 17 августында Татарстан Республикасы юстиция министры Л.Ю.Глухова рәислегендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы коллегиясенең видеоконференцэлемтә режимындагы  утырышы булып узды. Утырышның темасы – “Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының 2016 елның 1 яртыеллыгында җәмәгать судьялары эшчәнлеген тәэмин итү буенча эшчәнлеге турында”.

“Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының 2016 елның 1 яртыеллыгында җәмәгать судьялары эшчәнлеген тәэмин итү буенча эшчәнлеге турында” төп доклад белән Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасар Н.В.Рагозина чыгыш ясады.

Шулай ук Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары эшчәнлегенең актуаль мәсьәләләре турында чыгыш ясадылар: Татарстан Республикасы Югары Суды Рәисе урынбасары Р.Ф.Гафаров һәм Казан шәһәре Совет суд районы буенча 1 нче суд участогы җәмәгать судьясы Л.Н.Нуруллина.

Коллегия утырышында Татарстан Республикасы Конституция суды рәисе Ф.Г.Хөснетдинов, Татарстан Республикасында Суд департаменты идарәсе башлыгы З.М.Салихов, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты Хокукый идарәсе башлыгы А.Б.Гревцов, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппаратының административ һәм хокук саклау органнары идарәсе башлыгы Кадыйров Р.Р., Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы коллегиясе әгъзалары, Татарстан Республикасы суд органнары вәкилләре, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының структур бүлекчәләре җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре катнашты.

Коллегия утырышы ахырында Татарстан Республикасы Юстиция министры Л.Ю.Глухова Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының рәхмәт хатларын тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International