РФ гражданнарын теркәлү исәбенә кертү һәм теркәүдән төшерү Кагыйдәләренә үзгәрешләр кертелгән

2010 елның 26 ноябре, җомга
11.11.2010 елдагы 885 номерлы РФ Хакимияте Карары нигезендә Россия Федерациясе гражданнарын Россия Федерациясе чикләрендә килү һәм килеп яши башлау урыны буенча теркәлү исәбенә кертү һәм теркәүдән төшерү Кагыйдәләренә үзгәрешләр кертелгән.
Кертелгән төзәтмәләр нигезендә гражданнарга теркәлү исәбенә кертүче органны килеп торуның срогы һәм урыны турындагы мәгълүматны почта яисә электрон рәвештә Интернет челтәре аша, шул исәптән “Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтүләрнең бердәм порталы” федераль дәүләт мәгълүмати системасы аша, хәбәр итү хокукы бирелә.
2011 елның 1 гыйнварыннан электрон документ формасындагы яшәү урыны буенча теркәү турында гариза формасы, шулай ук теркәү өчен кирәк булган документларның күчермәләре электрон формада Бердәм портал аша тапшырылырга мөмкин (Караның 4 пункты).
Тиешле билге куйдыру өчен (яшәү урыны буенча теркәү турында таныкландыру) паспортны теркәлүләрне исәпләүче органга тапшырырга кирәк.
Кеше үтенече буенча яшәү урыны буенча теркәү турында таныкландыру аңа почта аша (теркәлү турындагы гаризада күрсәтелгән адрес буенча) җибәрелергә мөмкин. Шул ук вакытта торак милекчесенә 3 көн эчендә әлеге затны тору урыны буенча теркәү зарурлыгы турында хәбәр юнәлдерелә. Әгәр милекче әлеге затның вакытлыча яшәп торуына ризалык бирмәгән булса, ул теркәлүне туктата ала, моның өчен ул теркәлүләрне исәпләүче органга гариза бирергә тиеш.
Вәкаләтле органга вакытлыча торган урыннан вакытыннан алда китү сәбәпле исәпләүдән төшү турында гариза тапшыру бурычы кертелә. Аны шәхси рәвештә яисә торак җир милекчесе аша, почта яисә дәүләт хезмәт күрсәтүләрнең Бердәм порталы ярдәмендә тапшырырга була.
14-16 яшьтәге балигъ булмаганнарны теркәлү турында таныкландыру биреп туу турында таныклык нигезендә теркәү хакында нигезләмәләр бетерелгән. Әлеге затлар теркәлгән вакытта аларның паспортларына тиешле билге куела.
 “Россия Федерациясе гражданнарын Россия Федерациясе чикләрендә килү һәм килеп яши башлау урыны буенча теркәлү исәбенә кертү һәм теркәүдән төшерү Кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү турында” 11.11.2010 елдагы 885 номерлы РФ Хакимияте Карары, төзәтмәләрнең 4 пунктыннан тыш, 2010 елның 25 ноябреннән үз көченә керде. Әлеге пункт 2011 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керәчәк.
 
ТР юстиция Министрлыгы Матбугат Үзәге
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International