Аттестация комиссиясе утырышы нәтиҗәләре

2016 елның 19 августы, җомга

2016 елның 18 августында Татарстан Республикасы Юстиция Министрлыгында квалификация имтиханын алу буенча (Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратларының 2 дәүләт граждан хезмәткәре һәм Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы аппаратының 1 дәүләт граждан хезмәткәре) һәм аттестация уздыру буенча (Татарстан Рспубликасы җәмәгать судьялары аппаратларының 9 дәүләт граждан хезмәткәре) аттестация комиссияләре утырышлары узды.

Аттестация нәтиҗәләре буенча карарлар кабул ителде:

дәүләт хезмәткәрләре квалификация имтиханнарын бирделәр һәм үзләре биләгән вазыйфалар нигезендә класслы чиннар алуга тәкъдим ителделәр;

8 дәүләт хезмәткәре үз вазыйфаларына туры килә дип, 1 дәүләт хезмәткәре дәүләт гражданлык хезмәтенең үз вазыйфасына туры килми дип табылды.

Комиссия утырышларында бәйсез экспертлар буларак Татарстан Республикасы дәүләт гражданлык хезмәте ветераны В.П.Ганчурин, “Россия юристлары ассоциациясе” гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге советы әгъзасы М.Х.Вафин катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International