2016 елның 18 августында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының территориаль оештырылыш һәм җирле үзидарә өлкәсендә күзәтчелекне гамәлгә ашыру бүлеге хезмәткәрләре җирле үзидарә органнарының үзләренә бирелгән аерым дәүләт вәкаләтләрен үтәүләрен тикшерү максатыннан Тукай муниципаль районына чыктылар.
Тикшерү барышында районның административ комиссиясе һәм административ хокук бозулар буенча беркетмәләр төзүгә вәкаләтле затларның эшчәнлекләре: эшне алып бару, административ материалларны рәсмиләштерү, салынган штрафларны түләттерү буенча суд приставлары хезмәте белән үзара хезмәттәшлекнең оештырылышы өйрәнелде.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы белгечләре тарафыннан җаваплы затларга Тукай муниципаль районының административ комиссиясе эшенең нәтиҗәлелеген арттыру буенча күрсәтмәләр бирелде.