Татарстан төркеменең мини-футбол буенча Юрист көненә багышланган җиңүе

2010 елның 29 ноябре, дүшәмбе
27 ноябрьдә Йошкар-Ола шәһәрендә «Спартак» спорт залында «Россия юристлары ассоциациясе» Гомумроссия җәмәгать оешмасы төркемнәре арасында Юрист көненә багышланган мини-футбол буенча турнир узды.
Турнирда Россия юристлары ассоциациясенең Татарстан, Чуаш, Марий региональ бүлекләре төркемнәре катнашты, алар составына адвокатлар, судьялар, прокурорлар, тикшерүчеләр, дәүләт учрежденияләре юристлары (барлыгы 8 төркем). ТР Юстиция министрлыгы төркеме уенчыларын Министрлык эшләре белән идарәче С.А.Брусов (төркем капитаны) һәм административ-хуҗалык секторы белгече Э.С.Архипцов тәкъдим итте.
Татарстан төркеме дүрт уен нәтиҗәсендә 1 нче урынга чыгып, турнирда җиңү яулады.
Татарстан төркеменең Марий-Эл судьялары берлеге төркеме белән беренче уены татарстанлылар файдасына 7:5 саны белән тәмамланган. Шуннан соң Россия юристлары ассоциациясенең Марий региональ бүлеге төркеме Татарстан төркеменә 7:5 саны белән җиңелгән.
Марий Республикасы Адвокатлар палатасы төркеме шулай ук Татарстан юристларына 3:1 саны белән җиңелгән. РФ Прокуратурасы каршындагы Тикшерү Идарәсе Марий Эл Республикасы буенча Тикшерү комитеты төркеме белән финалдагы ахыргы уен 5:5 саны белән (төп вакытта) тәмамланган. Пенальти нәтиҗәләре буенча 8:7 саны белән Татарстан юристлары җиңгән һәм турнирда җиңдермәс төркем уңышлылыгын билгеләгән. Шулай итеп, Россия юристлары ассоциациясенең Татарстан региональ бүлеге төркеме турнирның җиңүчесе булды.
 
ТР юстиция Министрлыгы Матбугат Үзәге
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International