Казанда студентлар һәм аспирантларның V Халыкара фәнни-практик конференциясе

2010 елның 29 ноябре, дүшәмбе
2010 елның 26-28 ноябрендә Казан федераль (Идел буе) университетында «Россия юристлары ассоциациясе» Гомумроссия җәмәгать оешмасы һәм Оксфордның Россиядәге Фонды ярдәмендә КФУ юридик факультеты һәм юридик факультетның студентлар фәнни җәмгыяте оештырган “Халыкара һәм дәүләт эчендәге хокукның якынайтылуы шартларында хокукларны гамәлгә ашыру: компаративистик анализ” темасына караган студентлар һәм аспирантларның V Халыкара фәнни-практик конференциясе узды. Конференция эшчәнлегендә Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан, Көньяк-Сахалин, Иркутск, Курск, Сыктывкар, Саратов һәм Россиянең башка федераль округлары вузларыннан, шулай ук Польша һәм Япониядән 300 дән артык юридик вузлар һәм факультетларның студенты һәм аспиранты катнашты.
Конференциядә катнашучыларны «Россия юристлары ассоциациясе» Гомумроссия җәмәгать оешмасының Татарстан региональ бүлеге рәисе, Татарстан Республикасы Юстиция министры М.М.Корманов сәламләде. Ул РФ Президенты хокук мәсьәләләре буенча киңәшчесе, «Россия юристлары ассоциациясе» Гомумроссия җәмәгать оешмасы рәисдәше В.Ф.Яковлевның сәламләү хатын укыды.
13 секциянең эшчәнлегеннән һәм конференциядә катнашучылар өчен үткәрелгән мастер-класслардан тыш Россия юристлары ассоциациясе идарәсе рәсие урынбасары И.В.Редькин алып барган «Россия юристлары ассоциациясе» Гомумроссия җәмәгать оешмасының программалары һәм проектларын презентацияләү узды.
Конференция барышында И.В.Редькин “студентлар юридик клиникаларының халыкара һәм Россия тәҗрибәсе һәм Россиядә түләүсез хокукый ярдәм күрсәтүнең алга таба үсеш перпективасы” секциясе утырышын алып барды. Конференция ябылу тантанасында конференциядә тәкъдим ителгән иң уңышлы фәнни докладлар авторларына сертификатлар, һәм махсус бүләкләр тапшырылды.
 
ТР юстиция Министрлыгы Матбугат Үзәге
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International