Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы норматив хокукый актларга һәм норматив хокукый актлар проектларына коррупциягә каршы бәйсез экспертиза үткәрү буенча экспертларның ел саен үткәрелә торган республика конкурсына гаризалар кабул ителү турында белдерә.
Конкурста катнашуга гаризалар Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2015 елның 14 декабрендәге 943 номерлы карары белән расланган формада кабул ителә. Гариза формасы http://minjust.tatarstan.ru/rus/file/pub/pub_675586.doc адресы буенча “Интернет” мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының рәсми сайтында “Коррупциягә каршы тору” бүлегендә урнаштырыла.
Гаризага теркәлә:
бәйсез эксперт сыйфатында аккредитацияләнү турында таныклык күчермәсе;
Юридик затларның бердәй дәүләт реестрыннан өземтә (юридик затлар өчен);
бәяләмәләр күчермәләре;
бәяләмәләрне (алар булганда) карап тикшерү нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнарының, Татарстан Республикасындагы дәүләт органнарының, муниципаль берәмлекләрнең җирле үзидарә органнарының һәм аларның вазыйфаи затларының мотивлаштырылган җаваплары күчермәләре.
Документлар 2016 елның 1 октябреннән 30 октябрьгә кадәр Казан шәһ., Татарстан ур., 55 йорт, 404 бүлмә, 4 кат адресы буенча кабул ителә.
Дүшәмбе -пәнҗешәмбе 9.00дән18.00гә кадәр, җомга - 9.00 дән 16.45гә кадәр.
Телефоннар: 223-01-60, 293-00-67.
Конкурс Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының конференц-залында 2016 елның 1 ноябреннән 20 ноябрьгә кадәр уза. Комиссиянең йомгаклау утырышы уздырылу көне турындагы карары сайтта ул уздырылырга 5 көннән дә ким вакыт калганчы өстәмә рәвештә урнаштырыла.