2016 елның 24 августында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының мәгълүмат-аналитика эше, координацияләү һәм планлаштыру бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан Татарстан Республикасының Минзәлә муниципаль районында “Татарстан Республикасында 2015-2020 елларга коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру” дәүләт программасы чараларының үтәлешенә планлы тикшерү уздырылды.
Тикшерү барышында районның коррупциягә каршы тору буенча эшләрне координацияләү комиссиясе эшчәнлеге, дәүләт хезмәткәрләренең хезмәттә үз-үзен тотуга һәм мәнфәгатьләр конфликтын тәртипкә салу буенча комиссиянең эшчәнлекләре мәсьәләләре, норматив хокукый актлар проектларына коррупциягә каршы экспертиза уздыруны оештыру мәсьәләләре каралды, коррупциягә каршы тору өлкәсендә муниципаль норматив хокукый базаның торышы, шул исәптән 2015-2020 елларга муниципаль коррупциягә каршы тору программасының торышы, районның рәсми сайтының “ Коррупциягә каршы тору” бүлегенең эчтәлеге, шулай ук программаның башка чаралары үтәлеше өйрәнелде.
Тикшерү уздыру барышында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре районда аерым юнәлешләр буенча коррупцияне профилактикалауда эшләрне яхшырту буенча күрсәтмәләр бирделәр.
Тикшерү нәтиҗәләре турында Минзәлә муниципаль районы башлыгының коррупциягә каршы тору буенча ярдәмчесе Н.М.Илдарханов һәм район советы аппаратының кадрлар бүлеге башлыгы Н.В.Кукаркина белән фикер алыштылар.