Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы Татарстан Республикасы дәүләт гражданлык хезмәтенең вакантлы вазыйфасына конкурс игълан итә:
№
Вазыйфаның исеме
Структур бүлекчәнең исеме
Квалификацион таләпләр
“Тәэмин итүче белгеч” категориясендәге өлкән төркем вазыйфалары
1.
1 разрядлы өлкән белгеч
җирле үзидарә органнарына хокукый консультация-методик ярдәм бүлеге
эшчәнлек юнәлешенә туры килә торган урта һөнәри белем
Документлар 2016 елның 25 августыннан 14 сентябрьгә кадәр түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Казан шәһәре, Татарстан урамы, 55 нче йорт, каб.210, тел. 223-07-87. Дүшәмбе - пәнҗешәмбе 9.00 - 18.00, җомга 9.00 - 16.45, төшке аш 13.00 - 13.45.
Вакантлы вазыйфага дәгъва итүчеләргә куелган таләпләр, гражданлык хезмәтен үтү шартлары, конкурс турында нигезләмә “Конкурс документациясе” бүлекчәсендә урнаштырылган.
Конкурс комиссиясе утырышы 2016 елның 30 сентябрендә (якынча) булачак.
Конкурс турында төгәлрәк мәгълүматны 293-11-65 телефон номеры буенча алырга була.
Вакантлы вазыйфалар турында тагын да тулырак мәгълүмат “Идарә итүче кадрларның федераль порталы” федераль дәүләт мәгълүмати системасы сайтында http://gossluzhba.gov.ru/ урнаштырылган.