2016 елның 25 августында Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Н.В.Рагозина Татарстан Республикасы Судьялар советының ТР Суд департаменты идарәсендә Р.А.Шәрифуллин рәислегендә видеоконференцэлемтә режимында узган утырышта катнашты.
Утырышта ТР Суд департаменты идарәсе башлыгы З.М.Салихов, Татарстан Республикасы Югары Суды рәисе урынбасары Р.Ф.Гафаров һәм башка чакырылган затлар катнашты.
Көн тәртибенә республика судларының “Россия Федерациясендә судлар эшчәнлеге турындагы мәгълүматка үтемлелекне тәэмин итү турында” 2008 елның 22 декабрендәге 262-ФЗ номерлы Федераль законны үтәүләре турындагы мәсьәлә чыгарылган иде.
Бу темага доклад белән Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Н.В.Рагозина, ТР Суд департаменты идарәсе башлыгы урынбасары Ю.Г.Мягков, Татарстан Республикасы Судьялар советының судлар эшчәнлекләрен автоматлаштыру һәм мәгълүматлаштыру комиссиясе рәисе Т.М.Гәделшин чыгыш ясадылар.
Чыгыш ясаучылар республиканың судлар һәм җәмәгать судьяларының сайтны тутыру буенча эшчәнлекләрен мониторинглау нәтиҗәләре, шулай ук яңа мәгълүмати технологияләрне кертү планнары турында әйттеләр.
Утырыш нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы Судьялар советы тарафыннан тиешле карар кабул ителде.