Коррупциягә каршы дәүләт программасы чараларының үтәлешен тикшерү

2016 елның 29 августы, дүшәмбе

2016 елның 26 августында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре тарафыннан Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының гражданлык хәлләре актларын теркәү идарәсендә “Татарстан Республикасында 2015-2020 елларга коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру” дәүләт программасы чараларының үтәлешенә планлы тикшерү уздырылды.

Тикшерү кысаларында Идарәдә норматив хокукый актларга коррупциягә каршы экспертиза уздыруны оештыру,  Идарә хезмәткәрләрендә коррупциягә каршы тискәре мөнәсәбәт формалаштыруга юнәлдерелгән коррупциягә каршы чараларны гамәлгә ашыру, массакүләм мәгълүмат чаралары белән хезмәттәшлек, коррупциягә каршы комиссияләр эше, шулай ук программаның башка чаралары үтәлеше барышы өйрәнелде.

Тикшерү уздыру барышында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре Идарәдә коррупцияне профилактикалау буенча  эшләрне оештыруның уңай практикасы белән таныштылар һәм әлеге өлкәдә коррупциягә каршы эшчәнлек тәҗрибәсе белән уртаклаштылар.

Тикшерүнең беренче нәтиҗәләре турында Идарә башлыгы урынбасары  Р.Х.Әхмәтҗанов һәм Идарәдә коррупциягә каршы эшчәнлек өчен җаваплы затлар О.Н.Захаренко һәм Р.М.Гафарова белән фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International