Татарстан Респуликасы юстиция министры М.М.Кормановның һөнәри бәйрәм – Юристлар көне белән тәбрикләве

2010 елның 3 декабре, җомга
Һөрмәтле коллегалар!
Сезне профессиональ бәйрәм – Юристлар көне һәм “Россия юристлары Ассоциациясе” Гомумроссия җәмәгать оешмасы төзелүенә 5 ел тулу белән котлыйм.
Россия юристлары – ул меңләгән, көчле, эшлекле һәм актив бергәлек, аның өстенә гражданнарның хокукларын һәм мәнфәгатьләрен саклауны тәэмин итү, безнең җәмгыятьтәге һәм дәүләтебездәге демократик процессларының алга таба үсеше мәсьәләләре йөкләнә.
юристлар Ассоциацияләре бүлекләре илнең барлык регионнарында төзелгән. Беренчеләрдән булып Татарстан региональ бүлек төзелгән иде һәм эшләп килә, ул республикабыз җәмәгать тормышында мөһим күренешкә әйләнеп өлгерде, Татарстан Республикасында халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтү һәм гражданнарны хокукый мәгърифәтле итү системасын үстерә.
Бүген, без, юристлар алдында гамәлләштерелә торган реформаларга хокукый яктан ярдәм күрсәтү өлкәсендә яңа әһәмиятле мәсьәләләр тора. Тупланган тәҗрибәбезне, энергиябезне кулланып, Илебезгә фидакарь хезмәт итүнең югары принципларына таянып, без аларны уңышлы хәл итәрбез дип ышанам. Сезнең компетентлы булуыгыз, һөнәрегезгә һәм хезмәти бурычка тугрылыгыгыз алга таба да дәүләтебезнең нигезләре камилләшүенә ярдәм итсен.
Хөрмәтле дуслар! Мин чын күңелемнән сезгә шәхси тормышыгызда һәм Законга хезмәт итү һөнәрендә уңышлар, нык сәламәтлек, игелек, тынычлык һәм уңышлылык телим.
Бәйрәм белән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International