Татарстан Республикасы министрлыгы (ведомствосы) каршында җәмәгать советы төзү турында

2010 елның 3 декабре, җомга
“Татарстан Республикасы министрлыгы (ведомствосы) каршындагы җәмәгать советы турында” 2010 елның 18 ноябрендәге 906 номерлы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Карары нигезендә Татарстан Республикасы министрлыгы (ведомствосы) каршында җәмәгать советы турында Типлаштырылыган нигезләмә расланды.
Күрсәтелгән карар нигезендә Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары тарафыннан җәмәгать советлары төзелергә һәм алар турында Татарстан Республикасы министрлыгы (ведомствосы) каршында җәмәгать советы турында Типлаштырылыган нигезләмә нигезендә нигезләмәләр расланырга тиеш.
Типлаштырылыган нигезләмәдә Татарстан Республикасы министрлыгы (ведомствосы) каршындагы җәмәгать советы эшчәнлегенең максатлары, бурычлары һәм нигезләре. Совет республика министрлыгы (ведомствосы) каршындагы даими эшләп килүче киңәшмә органы булып тора. Совет карарлары тәкъдим итү характерына ия.
Совет Россия Федерациясе гражданнарының мәнфәгатьләре һәм кызыксынуларын исәпкә алу, гражданнарның хокукларын һәм иреген, тиешле өлкәдә дәүләт сәясәтен формалау һәм гамәлгә ашыруда җәмәгать берлекләре хокукларын яклау; җәмәгать, һөнәри һәм иҗади оешмалар вәкилләрен тиешле өлкә эшчәнлегенә кагылышлы мәсьәләләр буенча дәүләт сәясәтенең төп юнәлешләрен эшләүгә җәлеп итү, тавыш бирү принцибын тормышка ашыру һәм республика министрлыгы (ведомствосы) эшчәнлегенең ачыклыгы максатында барлыкка китерелгән.
Совет ирекле рәвештә катнашу нигезендә формалаша. Совет әгъзалары үзләренең вазыйфаларын түләүсез рәвештә башкаралар. Совет эшчәнлеге барлык мәсьәләләрне ирекле рәвештә карау һәм уртак карар кабул итү нигезендә гамәлләштерелә.
Совет эшчәнлеген формалау һәм оештыру тәртибе регламентлаштырылган. Әлеге карарны үтәүне контрольдә тоту Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгына йөкләнгән.
  
 «Гарант» компаниясе материаллары буенча
ТР юстиция Министрлыгы Матбугат Үзәге
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International