2016 елның 29 августында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары Р.И.Заһидуллин рәислегендә Татарстан Республикасы икътисадына дәүләт һәм федераль максатчан программалар буенча федераль бюджет акчаларын җәлеп итү мәсьәләләре буенча эш төркеме утырышы узды.
Утырышта 2016 елда дәүләт һәм федераль максатчан программаларны финанслау кыенлыклары һәм перспективалары турында, шулай ук күрсәтелгән программалар буенча 2017-2019 елларга федераль бюджеттан акчалар бүлү эше барышы буенча фикер алышынды.
Утырыш нәтиҗәләре буенча 12 нче эш төркеме әгъзаларына һәм чакырылган затларга Татарстан Республикасы икътисадына 2016 елга, шулай ук 2017-2019 елларга федераль бюджеттан планлаштырылган һәм расланган акчаларны аныклауга юнәлдерелгән йөкләмәләр бирелде.