Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы коллективы исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән барчагызны да Татарстан Республикасы көне уңаеннан котлыйм!
Бай тарихи үткәне, кабатланмас мәдәни традицияләре булган республикабыз динамик рәвештә үсен дәвам итә.
Без Татарстан тарихы сәхифәләренә матур гамәлләрен теркәп баручы талантлы, инициативалы һәм хезмәт сөючән халкыбыз белән хаклы рәвештә горурлана алабыз.
Татарстан – бүгенге көндә җәлеп итү сәләтенә ия булган, алга баручы төбәкләрнең берсе булып тора, килгән кунаклар аннан бары тик матур хатирәләр, онытылмас хис-кичерешләр генә алып китәләр.
Бәйрәм көнендә республикабыз халкына тынычлык һәм иминлек, нык сәламәтлек, яхшы кәеф, республикабызга исә алга таба үсүен телим!