Югары һөнәри белем бирү сыйфатларының Стандарты расланды

2010 елның 6 декабре, дүшәмбе
Югары һөнәри белем бирү учреждениеләрнең мәгрифәти хезмәтләр күрсәтү сыйфатын күтәрү максатында 2010 елның 23 ноябрендәге 932 номерлы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары белән югары һөнәри белем бирү буенча дәүләт хезмәт күрсәтүләр сыйфатларының Стандарты расланды
Югары һөнәри белем бирү буенча дәүләт хезмәте Россия Федерациясе гражданнарына, урта (тулы) гомуми яисә башлангыч (урта) һөнәри белем алган чит ил гражданнарына күрсәтелә.
Дәүләт хезмәтләре күрсәтелә торган затларның льготалы категорияләре билгеләнде. Дәүләт хезмәтләрен күрсәтү тәртибе һәм шартларына, матди-техник тәэмин ителүенә, иминлегенә карата таләпләр, дәүләт хезмәтләрен күрсәтүләрдән файдалану мөмкинлеген тәэмин итүгә таләпләр, дәүләт хезмәтләрен күрсәтүнең кадрлар белән тәэмин ителүенә таләпләр, дәүләт хезмәтләрен күрсәтүләрдән файдаланучыларны мәгълүмат белән тәэмин итүгә таләпләр билгеләнде
Дәүләт хезмәтләрен күрсәтү нәтиҗәләре дәүләт хезмәтләрен күрсәтү сыйфаты китерелә торган индикаторларда тасвирлана.
Дәүләт хезмәтләрен күрсәтү стандартын сакламау турында мөрәҗәгатьләрне тапшыру,теркәү һәм карау тәртибе, шулай ук дәүләт хакимияте органнары тарафыннан югары һөнәри белем бирү буенча дәүләт хезмәтләрен күрсәтүне контрольдә тоту тәртибе билгеләнде.
 
 «Гарант» компаниясе материаллары буенча
ТР юстиция Министрлыгы Матбугат Үзәге
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International