Видеоконференцэлемтә режимындагы семинар-киңәшмә

2016 елның 1 сентябре, пәнҗешәмбе

2016 елның 31 августында Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Н.В.Рагозина рәислегендә Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләре өчен суд участоклары эшчәнлегенең актуаль мәсьәләләре буенча видеоконференцэлемтә режимындагы семинар-киңәшмә узды.

“Татарстан Республикасында җәмәгать судьялары” программалы комплекс эше турында” мәсьәләсе буенча “Крок” ЯАҖ компаниясе вәкиле Е.В.Сергеев һәм Казан шәһәре Авиатөзелеш районы суды судьясы С.Р.Гафурова чыгыш ясадылар.

Татарстан Республикасында Суд департаменты идарәсе башлыгы урынбасары Ю.Г.Мягков, идарәнең хокукый мәгълүматлаштыру бүлеге башлыгы А.Т.Ибраһимов һәм идарәнең хокукый мәгълүматлаштыру бүлеге консультанты Г.Р.Сәгыйтова чыгышларында җәмәгать судьялары суд участокларында статистик хисапны формалаштыру мәсьәләләренә кагылып үттеләр.

Җәмәгать судьялары суд участокларында электрон документлар әйләнеше системасында булган җитешсезлекләр һәм четерекле мәсьәләләр буенча Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының эшләр белән идарәчесе Н.И.Латыйпов чыгыш ясады.

Республикада үткәрелә торган “Экстремистлыкка – Юк!” айлыгы кысаларында министрлыкның җәмәгать судьялары эшчәнлеген оештыру-хокукый тәэмин итү бүлегенең әйдәп баручы белгече И.Ф.Вафин доклад белән чыгыш ясады.

Семинар-киңәшмәгә йомгак ясап, Н.В.Рагозина җәмәгать судьясы аппараты хезмәткәрләрен һөнәри осталыкларын актив рәвештә күтәрергә чакырды, шулай ук җәмәгать судьясы аппаратларында оештыру эшләре мәсьәләләренә дә кагылып узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International