2016 елның 31 августында Теләче муниципаль районында социаль әһәмияткә ия булган биналарны карау кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Ф.Х.Мөхәммәтшин Теләченең Совет урамы, 40 нчы йорт адресы буенча төзекләндерелгән җәмәгать судьясы суд участогы бинасын карады.
Дәүләт Советы рәисен Татарстан Республикасы юстиция министры Л.Ю.Глухова, Татарстан Республикасы Югары Суды Рәисе урынбасары Р.Ф.Гафаров, Татарстан Республикасында Суд департаменты идарәсе башлыгы урынбасары - биналарны капиталь төзекләндерү, эксплуатацияләү һәм күчемсез милек белән идарә бүлеге башлыгы И.И.Зарипов, Теләче муниципаль районы башлыгы И.Ф.Зарипов, суд участогы аппараты хезмәткәрләре һәм башка чакырылган затлар озатып йөрде.
Бинада хокук сагында тору өчен барлык уңайлыклар да тудырылган. Бинада кирәкле бүлмәләр: суд утырышлары залы, архив бүлмәсе, чәү эчү бүлмәсе, судья кабинеты, канцелярия бар. Саклык-янгыннан саклык төймәсе бар һәм ТР ЭЭМ пульт сагына хәбәр бирү төймәсе дә эшли. Барлык бүлмәләр дә компьютерлар һәм оргтехника, мебель һәм кондиционерлар белән җиһазландырылган.
Участок белән танышканнан соң Ф.Х.Мөхәммәтшин республика районнарында суд системасының беренчел звеносындагы гражданнар кыен хәлләрдә бәхәсләрне оператив хәл итә ала торган мондый объектларның әһәмиятлелекләрен ассызыклап узды.