2016 елның 31 августында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Ведомствоара координацияләү комитетының хокукый мәсьәләләр буенча утырышы булды. Утырышта Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче утынбасары Р.И.Заһидуллин катнашты.
Комитет түбәндәге закон проектларын хуплады:
1) “2017 елга Татарстан Республикасында хезмәт базары үзенчәлекләрен чагылдыра торган төбәк коэффициентын булдыру турында” Татарстан Республикасы закон проекты;
2) “Пенсиягә федераль социаль өстәмә күләмен билгеләү өчен 2017 елга Татарстан Республикасында пенсионерның яшәү минимумы күләмен билгеләү турында” Татарстан Республикасы закон проекты;
3) “2017 елга Татарстан Республикасында муниципаль мәктәпкәчә мәгариф оешмаларында һәркем өчен мөмкин булган һәм түләүсез мәктәпкәчә белем алуга хокукларны гамәлгә ашыруның дәүләт гарантияләрен финанс белән тәэмин итү нормативларын раслау турында” Татарстан Республикасы закон проекты;
4) “2017 елга Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмаларында һәркем өчен мөмкин булган һәм түләүсез мәктәпкәчә, башлангыч гомуми, төп гомуми, урта гомуми белем, шулай ук гомуми белем бирү оешмаларында, һөнәри белем бирү оешмаларында һәм Татарстан Республикасының балалар республика клиника хастаханәләрендә өстәмә белем алуга хокукларны гамәлгә ашыруның дәүләт гарантияләрен финанс белән тәэмин итү нормативларын раслау турында” Татарстан Республикасы закон проекты;
5) “Россия Федерациясендә халыкның финанс белеме дәрәҗәсен арттыруга һәм финанс белемен үстерүгә ярдәм” Проектын гамәлгә ашыру турындагы килешүне раслау хакында” Татарстан Республикасы закон проекты.